«Хайваннар дөньясы серләре» зоологик викторина (6+)

3 октябрьдә 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын ел саен бөтен дөньяда октябрь аенда билгеләп үтелүче Бөтендөнья хайваннарны яклау көненә багышланган чарага чакырды.

10ф. Зоологическая викторина «Тайны животного мира». КВ
10ф. Зоологическая викторина «Тайны животного мира». Конкурс «Кто это»
10ф. Зоологическая викторина «Тайны животного мира». Конкурс «Чьи следы»
10ф. Зоологическая викторина «Тайны животного мира»

Чарада катнашучыларга әлеге бәйрәмнең календарьда барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Бу дата хайваннарны яклаучы буларак танылган католикларның изге Франциско Ассизский хөрмәтенә билгеләнгән.
Балалар хайваннар тормышы турында бик күп яңа һәм кызыклы фактларны белде. Ә аннан соң дүрт аяклы дусларыбыз турында табышмаклар чиштеләр һәм «Тылсымлы әверелү», «Кем кем белән дус?», «Кемнең эзләре?» һәм «бу кем?» кебек викториналар сорауларына җавап бирделәр. Яшь укучылар сынауларны тиешенчә башкарып чыкты, үзләренең белемнәрен һәм тапкырлыкларын күрсәтте.
Очрашу азагында балаларга: «Хайваннарны яратыгыз – алар безнең дусларыбыз! Безнең тормышта алардан башка булмый!» дип, табигатьне һәм хайваннарны саклауның никадәр мөһим булуын тагын бер кат искә төшерделәр.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: