«Бар заманнарга мәсәлче: Иван Андреевич Крылов» әдәби экскурс (12+)

2 октябрьдә 11 нче санлы китапханәдә урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Бар заманнарга мәсәлче: Иван Андреевич Крылов» дигән әдәби экскурс үткәрелде.
Чара барышында китапханәче сөйләгәннәрдән, күрсәтелгән видеороликлар һәм презентацияләрдән балалар бөек мәсәлченең тормышындагы кызыклы фактларны белде. Экраннан Иван Андреевичның мәсәлләре яңгырады. Укучылар чараның барлык этапларында да бик теләп катнашты. лар «Мультфильмнардан өзекләр буенча мәсәлне таны», «Гыйбарә кайсы мәсәлдән?», «Бу мәсәлнең асылы шунда» һ.б. видеовикториналарда катнашты. Әдәби бәйгеләрнең биремнәре һәм сораулары балаларга Крыловның зирәк мәсәлләрен яхшырак аңларга булышты. Китап күргәзмәсендәге матур рәсемле басмалар укучыларның игътибарын аеруча җәлеп итте.

Әдәби экскурс азагында балалар дөрес нәтиҗәләр ясады: мәсәлләр яхшырак, гаделрәк, намуслырак булырга өйрәтә. Аларда, бәһасез хәзинә сыман, мәкаль һәм әйтемнәрнең халык акылы, рус сөйләменең байлыгы һәм матурлыгы саклана. Крылов мәсәлләре беркемне дә битараф калдыра алмый.  

Поделиться: