Бер генә роман авторы (16+)

Америка журналисты Маргарет Митчелл үзенең «Унесённые ветром» романын авырган вакытында яза. Хәзерге вакытта бу романны мәктәпләрдә өйрәнәләр.  
Хастаханәдә ятканда ул бик күп китаплар укый, әмма аларны тәнкыйтьли. Шунда тормыш иптәше аңа басу машинасы бүләк итә, һәм шаяртып: «Әгәр яхшы китап кирәк икән, нигә үзеңә язмаска?» ди. Кулъязмасын автор беркемгә дә күрсәтми, һәм бастырып чыгарырга да җыенмый. Романны 10 еллап яза. иптәш кызларының берсе бу әсәр турында эре нәшриятка хәбәр итә һәм шуннан барысы да башлана. Романны 1936 елның җәендә бастырып чыгаралар. Ул миллионлаган данәдә 70 тапкыр нәшер ителә, дөньяның 37 теленә тәрҗемә ителә. 1936 елда Митчеллга – Милли китап премиясе, 1937 елда Нәфис әдәбият өчен Пулитцеров премиясе тапшырыла. Бестселлер аның бердәнбер әсәре булып кала, чөнки ул киләчәктә башка китап язарга теләми. 
Хуҗабикә М.Митчелл бик нык танылу ала! Дан турында хыялланмаган ханым халык алдында бары тик бер тапкыр, 1939 елда «Унесённые ветром» фильмы премьерасы вакытында күренә. Кызганыч, 1949 елның җәйге бер кичендә аны исерек таксист бәрдереп китә. Маргаретка бары тик 48 яшь була.  

Поделиться: