«Көз яше, син кадерле һәм күркәм» ял кичәсе (6+)

1 октябрьдә 6 нчы санлы китапханәдә дәрәҗәле яшьтәге кешеләрне хөрмәтләү көне узды. Китапханә хезмәткәрләре кадерле кунакларны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Алып баручы китапханәче – Шәймәрданова Дарья Сергеевна үзенең шагыйрә буларак иҗади юлы турында сөйләде, басылып чыккагн җыентыгыннан шигырьләр укыды. Чарага килүчеләр мастер-классларда катнашты, җырлар җырлады, үз иҗади идеяләре белән уртаклашты, оттырышсыз лотерея уйнады һәм күңелле бәйгеләрдә катнашты. 

IMG-20251001-WA0031
IMG-20251001-WA0028
IMG-20251001-WA0023
IMG-20251001-WA0033
IMG-20251001-WA0035

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: