«Донбасс – Россиянең йөрәге» гражданлык сәгате (12+)

2022 елның 30 сентябрендә  Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия Федерациясе составына керүе һәм яңа Россия Федерациясе субъектлары барлыкка килү турында килешүгә кул куелды. Азат ителгән төбәкләрдә яшәүчеләр, безнең ил составына керү турында тавыш биреп, үз сәяси һәм гражданлык статусын билгеләде. 

13 ф. 29.09.25 Донбасс фото 1
13 ф. 29.09.25 Донбасс фото 2

Әлеге истәлекле вакыйга кысаларында 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре Донбасс һәм Яңароссиянең Россия белән кушылуы көненә багышланган чара уздырды. 
Балалар әлеге төбәк халкының сигез ел буе рус телендә сөйләшергә хокук өчен көрәшүе, Республиканың төп тарихи вакыйгалары һәм Донбассның Россия Федерациясе өчен әһәмияте турында мәгълүмат алды.
Презентация ярдәмендә алар тарихка кыскача экскурс кылды, яңа төбәкләрнең Россиягә кушылуы белән бәйле вакыйгалар турында белде. Берничә ел элек үткәрелгән референдумнар тарихи гаделлекне торгызды. Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре халкының карары яңа тарихи чорның башына әйләнде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: