«Пеппи исемле кыз» уен программасы (6+)

Ачык ишекләр көне кысаларында 14 нче санлы китапханәдә А. Линдгренның «Пеппи Длинныйчулок» әсәре буенча уен программасы узды. Яшь укучылар бик теләп Швеция — дөньядагы иң популяр язучыларның берсе Астрид Линдгренның туган ягы буйлап онытылмас әдәби сәяхәткә кузгалды. Ул безгә Карлсон һәм Малыш, Пеппи Длинныйчулок һәм Рони, юлбасар кызы,  Лённебергидан Эмиля, Бюллербюдан дусларны һ.б. бик күп яраткан геройларны бүләк итте. Әлеге персонажлар тугандай якынга әйләнде, чөнки алар һәр йортның китап киштәсендә яши. Кайчакта Астрид Линдгреннан өлкәннәр өчен китап яза алыр идегезме дип сорый торган булганнар.  Әмма язучы һәрвакыт: «Юк, минем өлкәннәр өчен язасы килми. Мин могҗизалар тудыра алырга сәләтле укучылар өчен язасым килә. Ә могҗизаларны китаплар укыганда балалар тудыра», – дип җавап бирә..

Пеппи длинный чулок (2)
Пеппи длинный чулок (3)
Пеппи длинный чулок

Сәяхәт барышында балалар танылган «Пеппи Длинныйчулок» китабының барлыкка килү тарихын белде һәм әлеге гаҗәеп илнең гореф-гадәтләре һәм йолалары белән танышты. Китапханәче аларга китаптан иң кызык өзекләрне укыды, ә әлеге китап буенча төшерелгән фильмнан күңелле җырлар астында балалар рәхәтләнеп биеде. Шук һәм хыялый Пеппи Длинныйчулок балалар белән «Дөресме, әллә ялганмы», «Кем көчлерәк?», «Кукарямба», «Твист биибез» кебек мавыктыргыч уеннар үткәрде. Әлеге чара яшь укучыларга яраткан әдәби геройлары белән очрашырга мөмкинлек тудырып кына калмады, ә аларның игътибарын Астрид Линдгренның матур әсәрләренә дә җәлеп итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: