«Ком феериясе: китапханәдә арт-терапия студиясе» проектын тәкъдим итү (12+)

14 нче санлы китапханәдә 10-14 яшьлек сәламәтлеге чикләнгән яшүсмерләр өчен исәпләнгән «Ком феериясе: китапханәдә арт-терапия студиясе» проектын тәкъдим итү чарасы узды. Әлеге проект Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грант ярдәменә лаек булды!

Песочная феерия (4)
Песочная феерия (2)
Песочная феерия
Песочная феерия 5
Песочная феерия 6
Проект сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны реабилитацияләүгә юнәлдерелгән. Аның социаль яктан әһәмияте шунда, ул күз күрүендә тайпылышлар булган балалар алдында иҗат өчен яңа горизонтлар ача һәм студиядә баручы дәресләр аша кече моториканы үстерергә ярдәм итә.  
Очрашу башында яшүсмерләр проект белән танышты һәм аның кысаларында узачак чаралар турында мәгълүмат алды. Алга таба китапханә хезмәткәрләре Сергей Михалков исемендәге Халыкара бәйге лауреатларының әсәрләренә багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Бу бәйге җиңүчеләре сериясеннән китаплар — катлаулы хәлләрдә ярдәм итүче ихлас һәм мәрхәмәтле киңәшчеләр ул. Алар билгеле бер хәлгә юлыкканда нишләргә кирәклеген әйтерләр, сыйныфташлар, уку белән проблемалар һәм ата-аналар белән аңлашылмаучанлыклар бар кешедә дә булуын аңларга ярдәм итәр. Шулай ук китаплар хыянәттән кала әле чын дуслык, ялганнан кала дөреслек тә барын, һәм җир йөзендә яхшылык һәрвакыт өстен калуын, ә явызлыкның үз җәзасын алуын искә төшерә. Очрашуда катнашучылар әлеге бәйгенең килеп чыгу тарихы турында белде һәм Сергей Михалковның: «Бүген — балалар, иртәгә — халык» дигән сүзләрен искә төшерде.
Чараны дәвам итеп «Ком фантазияләре. Ком белән рәсем ясыйбыз» дигән мастер-класс үткәрелде. Яшүсмерләр комда рәсем ясауның төп техникаларын үзләштерде һәм, алган белемнәрен гамәлдә кулланып, үзләренең беренче рәсемнәрен ясый алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: