«Янәдән Россия белән берлектә» тарихи сәгате (12+)

26 сентябрьдә 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Янәдән Россия белән берлектә» тарихи сәгате уздырды.
Китапханәче яшьләргә Россиянең иң яшь бәйрәмнәренең берсе – Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия Федерациясе белән кушылу көне турында сөйләде. Балалар әлеге кушылуның нинди сәбәпләр аркасында килеп чыгуы турында белде, борынгыдан килгән рус җирләренең тарихыннан фактларны искә төшерде һәм хәзерге заман вакыйгалары белән чагыштырды. 
Яшүсмерләр кеше хокукларын хөрмәт итәргә, үз тарихи тамырларың турында истә тотарга кирәк дигән нәтиҗәгә килде, чөнки Россия күпмилләтле ил булуына карамастан, анда яшәүче бар халыкларның да уртак тарихы һәм уртак киләчәге бар.

Поделиться: