Шәһәр китапханәләрендә китапханә көне (0+)

24 сентябрьдә, Китапханә көне бәйрәме кысаларында, шәһәр китапханәләре, үзенә тартучы үзәккә әйләнеп, бар яшьтәге укучылар өчен ишекләрен ачты. Чараның төп максаты заманча китапханәнең китаплар саклаучы урын гына түгел, ә белемнәр алу, иҗат һәм аралашу өчен матур, интерактив киңлек булуын күрсәтү иде. 

1ф
3ф
5ф
6ф
8ф
10ф
11ф
12ф
12фил
13ф
14ф
15ф
16ф
17ф
23ф
БИЦ
цдб.
ЦДБ

Һәр китапханә әдәбият дөньясы белән танышуны онытылмас маҗарага әйләндерү өчен үз уникаль программасын әзерләде. 

1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре көн дәвамында кунакларны китапханәнең фондлары, каталоглар һәм күрсәтелә торган хезмәтләре белән таныштырды. Аеруча яңа китаплар һәм журналларга, шулай ук учреждениенең үсеше тарихын чагылдыручы фотокүргәзмәгә игътибар бирелде. Үз фикерләрен калдыру мөмкинлеге китапханәнең ачыклыгын һәм кире элемтәгә ия булуын ассызыклады. 

3 нче санлы китапханә хезмәткәрләре экскурсияләр, китап күргәзмәләре һәм викториналардан торган бай программа оештырды. Китапханәгә килүчеләр, әдәбият буенча белемнәре һәм уку культурасының югары дәрәҗәсен күрсәтеп, чараларда актив катнашты. Фотозона кунакларга яраткан китаплары белән фотога төшәргә мөмкинлек тудырды. 

5 нче санлы китапханәгә экскурсия мәктәпкәчә яшьтәге балаларны шулкадәр тәэсирләндерде, алар түземсезлек белән китапханәгә язылуны һәм даими укучыларга әйләнүне көтеп калды. 

6 нчы санлы китапханәдә узган мәктәпкәчә яшьтәге укучылар өчен экскурсияләр күптөрле китап продукциясе һәм китапханә кагыйдәләре белән танышуга багышланды. Әдәби викторина уздыру әдәбиятка карата кызыксыну уятты һәм катнашучыларның иҗади сәләтләрен активлаштырды.

Мавыктыргыч китаплар маҗарасы 8 нче санлы китапханәдә үзәк темага әйләнде. Яшь укучылар китапханәнең төзелеше һәм китапханәче өнәренең әһәмияте белән танышты. Уен балаларга китапханә этикеты нигезләрен үзләштерергә һәм китапны хөрмәт итәргә өйрәнергә ярдәм итте.  

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар 10 нчы санлы китапханәдә китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылды. Китапханә турында төп төшенчәләрне үзләштерде һәм әдәбиятны куллану кагыйдәләрен белде. Әкият викторинасы һәм китаплар уку балаларга уңай тәэсирләр бүләк итте һәм китапханәгә янәдән килү теләген тагын да арттырды. 

11 нче санлы китапханә хезмәткәрләре балаларны интерактив һәм иҗади активлык ярдәмендә борынгы грек мифологиясе нигезләре белән таныштырды. Интерактив биремнәр укучыларга Грециянең мәдәни мирасын тирәнрәк аңларга һәм тарихи аспектларга карата кызыксынуны үстерергә ярдәм итте. 

12 нче санлы китапханәнең яшь укучылары китапханә турында мәгълүматлар алды, үзләре өчен китапханә киңлегенең төзелеше нигезләрен һәм китапларны дөрес куллануның мөһимлеген ачты. Балаларны әдәбият сайлау һәм мөстәкыйль рәвештә китапларны өйрәнүне стимуллаштыруга басым ясалды. 

13 нче санлы китапханә бар яшьтәге укучылар өчен «Уку ничек шәп!» шигаре астында китап күргәзмәләре, либмою һәм экскурсия оештырды. 

14 нче санлы китапханәнең яшь укучылары Швеция буенча хыялда сәяхәткә кузгалды, Астрид Линдгрен иҗаты турында мәгълүмат алды һәм күңелле уеннарда катнашты. Чарадагы атмосфера балачак тылсымын һәм әдәбиятка мәхәббәтне ассызыклады. 

15 нче санлы китапханә чын китап галәменә әйләнде, анда балалар Китаплар Патшабикәсе белән сәяхәт итте, ә яшүсмерлә китапанәче ролендә үзен сынап карады, үзләренең укучы ачышлары белән уртаклашты. 

«Кызгылт-сары кәеф» 16 нчы санлы китапханәдә көннең уеннар, бәйгеләр һәм иҗат белән тулы темасы булды. Катнашучыларга бәйрәм атмосферасына кереп чумарга, иҗат шатлыгын тоярга һәм онытылмас кичерешләр тудырырга тәкъдим ителде. 

17 нче санлы китапханәнең яшь кунаклары, уеннар уйнап һәм халык әкиятләренә нигезләнгән бәйгеләрдә катнашып, рус фольклорының серле дөньясына кереп чумды. Яраткан герой белән очрашу чарага тагын да ямь өстәде. 

23 нче санлы китапханә кунаклары янәдән китапханәнең кунакчылыгын тойды, китаплар ассортименты белән танышты һәм кызыклы экспозицияләрдән ләззәт алды. Китапханәгә килүнең файдасын аңлау мәдәни үзәктә даими рәвештә булуның кирәклеген ассызыклады. 

Үзәк балалар китапханәсе кунаклары өчен викторина белән әдәби уен, борынгы төргәкләрдән алып заманча интерактив басмаларга кадәр китап тарихына сәяхәт, шулай ук әдәби әсәрләр буенча табышмаклар белән квест оештырылды. Бәйрәм мультфильмнар һәм аларның әдәби чыганаклары буенча викторина белән тәмамланды. 

Балалар мәгълүмати-китапханә үзәгендә экскурсиядә булды, анда китапларның барлыкка килү тарихы һәм китапхан кагыйдәләре турында мәгълүмат алды. Алар мавыктыргыч әдәби викторинада катнашты, яраткан әкият персонажларын искә төшерде һәм уеннар уйнады. Чара нәни китап сөючеләрнең китапларга сакчыл мөнәсәбәттә булырга һәм даими китапханәгә йөрергә сүз бирүләре белән тәмамланды. 

Китапханә көне – 2025 китапханәне кызыклы чаралар һәм ачышлар белән тулы заманча мәдәни үзәк буларак күрсәтүче китап бәйрәме булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: