«Китапханә чакыра» күзәтү экскурсиясе (12+)

25 сентябрьдә шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен «Китапханә чакыра» дигән күзәтү экскурсиясе уздырды.

дюо.1
дюо.2
дюо.3
дюо.4
дюо.5
дюо.6

Балалар китапханә тарихына кыскача экскурс кылды, аның бүлекләре, фонды, эш режимы һәм куллану кагыйдәләре белән танышты. Яшүсмерләр игътибарына «Мин – яшүсмер» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Хезмәткәрләр балаларга бик яратып эксклюзив экспонатларны (винил пластинкалар, раритет китаплар, энциклопедик басмалар) тәкъдим итте. Әдәбият тарихы музеенда аларга, басу машинасында үз исемнәрен җыеп, хәтта «тарихны тотып карарга» мөмкинлек тудырылды. 
Балалар, һичшиксез, укучылар сыйфатында китапханәбезгә әйләнеп кайтачак. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: