«Кызгылт-сары кәеф» ачык ишекләр көне (0+)

24 сентябрьдә шәһәрнең барлык китапханәләрендә Ачык ишекләр көне узды. 16 нчы санлы китапханәдә әлеге көн кызгылт-сары төсләрдә үтте. Бар китапханә Кояш төсенә чумды! Бу шатлык төсе! Әфлисун төсе! Көн мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен экскурсиядән башланды. Балалар китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылды, анда әкият персонажлары: дөнья китапханәләре турында сөйләгән Укымышлы Мәче, китапханәгә язылырга һәм китаплар алырга килгән Убырлы Карчык, балалар физзарядка ярдәмендә дәвалаган юлбасар Бармалей, кызларны һәм малайларны кызгылт-сары илгә чакырган Кызгылт-сары Фея белән очрашты. 

20250924_102536
20250924_103053
20250924_104012
20250924_104206
20250924_104547
IMG20250924143300
IMG20250924151444_01
IMG20250924154738
20250924_105804

Көне буе китапханәдә «кызгылт-сары кәеф» хакимлек итте: «кызгылт-сары» сүзе очрый торган җырлар җырладылар, «Көзге» табышмаклар чиште, «кызгылт-сары» кәефне ясады, «Мин җирәнме әллә?» викторинасы сорауларына актив җавап бирде. Һәр «кызгылт-сары булмаган» кунак бүләккә бәйрәмнең атрибуты матур кызгылт-сары чәчәкләр гөлләмәсе алды. Кече яшьтәгеләр абонентында яшь укучылар әкият һәм мультфильмнардан җирән геройларны искә төшерде. Уку залында көзге кул эшләнмәсе – төсле кәгазь һәм җилем ярдәмендә өрәңге яфрагы ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Катнашучыларның көзге кәеф тудыручы матур кул эшләнмәләре килеп чыкты. Өлкәннәр абонементында китапханәгә килүчеләр «Көзге китаплар: җирәннәр, кызыллар, алтыннар» дигән китап күргәзмәсе белән танышты, андагы тышлыклары ялкынлы басмалардан уңай хисләр, энергия һәм җылылык бөркеп торды. Бар катнашучылар «кызгылт-сары»ча ял итте, яхшы кәеф алды һәм вакытларын шәп итеп уздырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: