«Таныш булыгыз, яңа китаплар» мәгълүмат көне (0+)

Ачык ишекләр көне кысаларында 12 нче санлы китапханәдә «Таныш булыгыз, яңа китаплар» дигән мәгълүмат көне узды. Китапханәче балаларга яңа кайткан әдәбият турында сөйләде. Яшь укучылар китапханә, китапның барлыкка килү тарихы, китапханә кагыйдәләре, ничек итеп кирәкле китапны табу турында мәгълүматлар алды, үзләре өчен яңа сүзләр – абонемент, уку залы, формуляр, стеллаж һ.б. лар белән танышты. Балалар бик кызыксынып яңа китапларны карады, һәм бик шатланып күңелләренә хуш килгәнен өйдә уку өчен алып кайтып китте. 

IMG20250925123045
IMG-20250925-WA0046
IMG-20250925-WA0044

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: