«Файдалы ризыктан чирләр булмый» аралашу сәгате (12+)

25 сентябрьдә 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Файдалы ризыктан чирләр булмый» дигән аралашу сәгате уздырды.
Чара барышында китапханәче яшүсмерләр белән сәламәт туклануның өстенлекләре һәм принциплары, фастфуд һәм тиз әзерләнә торган ризыкларның зыяны турында әңгәмә корды. Балалар иммунитетны ныгыту һәм гомумән организмның сәламәтлеген саклар өчен ризыкта нәрсәләр кулланырга икәнлеге турында белде. 
Чара азагында яшьләр «Ялганфайдалы ризыкны тап» интеллектуаль уенын уйнады, «Щи һәм ботка – безнең ризык» викторинасы сорауларына җавап бирде.

Укучылар аннан-моннан капкалап йөрүгә караганда, тулы ризык кабул итүнең файдалырак булуы, ә табигый продуктларның кеше организмын кирәкле витаминнар һәм туклыклы матдәләр белән тәэмин итәргә сәләтле дигән нәтиҗә ясады. 

Поделиться: