«Китап уку ничек шәп!» ачык ишекләр көне (12+)

13 нче санлы китапханә 24 сентябрьдә шәһәребездә оештырылган «Әйдәгез танышыйк!» дигән бердәм Китапханә көненә  кушылды.  «Китап уку ничек шәп!» бу көннең шигаренә әйләнде. Китапханәдә укучылар өстенлек биргән китаплардан «Минем әдәби ачышым» күргәзмәсе әзерләнгән иде. Китапханәгә килгән һәркем үзе өчен әдәби ачышка әйләнгән китапны күргәзмәгә куя алды. Китаплар төрледән-төрле булды, кемнедер З.Кадырованың яңа китабы тетрәндерде, кемдер үзе өчен яңа жанр яки язучыны ачты. Ничек кенә булмасын, чара укучылар да, китапханәчеләр дә катнашкан диалог иде.                            

13 ф. 24.09 ДОД 9
13 ф. 24.09.25 ДОД 8
13 ф. 24.09.25 ДОД 10
13ф 24.09.25 ДОД 2
13ф 24.09.25 ДОД 4
13ф. 24.09.25 ДОД 1
13ф. 24.09.25 ДОД 5
13ф. 24.09.25 ДОД 3
13ф. 24.09.25 ДОД 6
13ф. 24.09.25 ДОД 7
«Китаплардан бары тик яңа китаплар гына яхшырак була ала» дигән китап күргәзмәсендә чит ил әдәбиятының яңа басмалары, психология һәм балалар әдәбияты тәкъдим ителде.  
«Бүләк ителгән китаплар – китапханә өчен байлык» акциясе бу көнне аз кешеләрне җәлеп итте. Китапханә китап бүләк итү буенча акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерә. Мондый акцияләр ярдәмендә китапханә фонды укучылар яратып укый торган басмалар белән тулыландырыла. 
«Уку визиткасы» либмоб чарасы микрорайон урамнарында оештырылды. Бу Ачык ишекләр көнендә укучыларны китапханәгә җәлеп итүнең гадәти формасы. Китапханәчеләр китапханәгә чакырды, үтеп баручыларның сорауларына җавап бирде һәм адрес, телефон һәм эш режимы язылган визиткаларны тапшырды. 40 тан артык визитка таратылды. 
Ә яшь китап сөючеләр «Китап галәменә рәхим итегез» дигән танышу экскурсиясенә килде. Балалар китап киштәләрендә нинди хәзинәләр саклануы һәм ничек итеп китапханәнең даими укучысы булырга икәнлеге турында белде.  
Шәһәр китапханәләренең ишекләре Ачык ишекләр көнендә генә түгел, һәркөнне ачык, рәхим итегез.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: