«Мин бизәлгән китап кыстыргычы» иҗади сәгате (6+)

12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре 24 сентябрьдә «Мин бизәлгән китап кыстыргычы» дигән иҗади сәгать уздырды. Китапханәче яшь укучыларга китап кыстыргычының барлыкка килү тарихы, аны ясауның төрле вариантлары һәм китапларга карата сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләде. Китап укыганда туктап калган битне истә калдырырга һәм билгеләп куярга кирәк, бу очракта китап кыстыргычы ярдәм итә. Бу аксессуарны кибеттә алу мәҗбүри түгел, аны төсле кәгазьдән үз кулларың белән дә ясарга була. Почмакка куелучы кыстыргычлар ясау гомумән авыр түгел, чөнки ул җиңел оригами вариантларының берсе. 

12ф 7
12ф 1
12ф 5
12ф 6
12ф 2

Иҗат эше барышында балалар фантазияләрен, күзаллауларын эшкә җикте. Чараның азагында китапханәче яшь укучыларны соңгы арада китапханәгә кайткан яңа китаплар белә таныштырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: