«Китапханәдә очрашабыз» ачык ишекләр көне (0+)

24 сентябрьдә 15 нче санлы китапханәдә  «Китапханәдә очрашабыз» дигән ачык ишекләр көне узды. 

1758707514914
1758707514925
1758711871185
IMG-20250924-WA0051
IMG-20250924-WA0090

Бу көнне китапханә ишекләре теләге булган һәркем өчен ачык булды. Иң нәни укучылар өчен «Китап йорты һәм без дә анда» дигән театральләштерелгән экскурсия үткәрелде. Китаплар Патшабикәсе һәм Убырлы Карчык белән бергә яшь китап сөючеләр китапханә эше, үз-үзеңне тоту һәм китапларны куллану кагыйдәләре белән танышты. Балаларга китапханә патшалыгы буйлап үтәргә, журналлар һәм китаплар карарга мөмкинлек тудырылды.
Яшьләр өчен «Мин бүген китапханәче» акциясе оештырылды. Алар үзләрен китапханәче ролендә сынап карый алды. Башка укучылар белән бик теләп аралаштылар, әдәбият сайлауда ярдәм иттеләр һәм яраткан китапларын тәкъдим иттеләр. 
Укучылар өчен кычкырып уку белән бергә яңа басмларга күзәтү әзерләнгән иде. Балалар һәм өлкәннәр кызыксынып бер-берсенә яңа китаплардан өзекләрне укыды. 
Китапханәгә килүчеләр өчен «Китап феясы» дигән фотозона эшләде.
Ачык ишекләр көне – китапханәнең яңа идеяләр белән тулып торуын һәм барыгызны да уку, белемнәр һәм иҗат дөньясына чакыруын күрсәтү өчен бик яхшы сәбәп.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: