«Китапханәдә очрашабыз» Ачык ишекләр көне (6+)

24 сентябрьдә 8 нче санлы балалар китапханәсе яшь укучыларны әдәбиятның тылсымлы дөньясы белән таныштыру өчен ишекләрен ачты һәм «Китапханәдә очрашабыз» дигән ачык ишекләр көне үткәрде.

(1) IMG_0468
(2) IMG_0473
(3) IMG_0476
(4)IMG_0462
(5)IMG_0483

Чара кунаклары мавыктыргыч китап маҗарасына кереп чумды! Шаян пиратлар, китапка сакчыл мөнәсәбәт  һәм әлеге тылсымлы дөньяда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре серен ачып, яшь укучыларны китапханә серләре буйлап алып кереп китте. Балалар китапханәнең төзелеше,«абонемент» һәм «формуляр» сүзләренең нәрсә аңлатуы, һәм ни өчен һәр китаның киштәдә үз урыны булуы турында белде. Китапханәчеләр балалар китапханәсенең мавыктыргыч тарихы белән уртаклашты һәм җәмгыятьтә китапханәченең мөһим роле турында сөйләде. Уен формасында яшь эзләнүчеләр китапханәгә язылырга, иң кызыклы тарихларны табарга, китап хәзинәләренә сакчыл мөнәсәбәттә булырга һәм китап йорты кагыйдәләрен үтәргә өйрәнде. 
Ачык ишекләр көне онытылмас хис-кичерешләр бүләк итте һәм яңа дуслары өчен китап иленә ишекләр ачты!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: