«Сергей Иванович Ожегов – кеше-сүзлек» китапханә дәресе (6+)

23, 24, 25 һәм 26 сентябрьдә 13 нче санлы китапханәдә иң танылган «Рус теле сүзлеге» авторы – Сергей Иванович Ожеговка багышланган китапханә дәресләре узачак. Илнең бар китапханәләр берлеге бу көннәрдә сүзләрне өйрәнү белән шөгыльләнгән рус галименең тууына 125 ел тулуны билгеләп үтә. 
Беренчеләрдән булып китапханәгә 7 һәм 5 нче сыйныф укучылары 23 сентябрьдә үк килде. Алар галимнең фамилиясе нинди сүздән килеп чыгуы, «Рус теле сүзлеге»ндә күпме сүз һәм фразеологик әйтелмә булуы, ничек итеп Кытайда Ожегов сүзлегенең прообразы барлыкка килүе һәм сүзлек белән ничек эшләргә икәнен белде.

13 ф. 23.09.25 Биб урок 4
13 ф. 23.09.25 Биб урок Ожегов 1
13 ф. 23.09.25 Биб урок Ожегов 2
13 ф. 23.09.25 Биб.урок Ожегов 3

Китапханә дәресенең иң кызыклы өлеше – гамәли. Балалар Сүзлек белән эшләде, эзләү эшләре башкарды: теге яки бу сүзнең мәгънәсен тапты, басым дөрес куелганмы икәнлеген сүзлек ярдәмендә тикшереп карады һ.б.
Барлык катнашучылар да актив булды. Ә иң мөһиме – Сүзлек белән эшләү күнекмәсе генә алып калмадылар, ә сүзләрнең дөрес язылышы, басымның дөрес куелышы турында да белделәр. Болар барысы да белемнәрен тагын да тулыландырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: