«Кем? Кайда? Кайчан?» әдәби квизы (12+)

20 сентябрьдә 16 нчы санлы китапханә мәктәп укучылары өчен матур әдәбиятка багышланган «Кем? Кайда? Кайчан?» дигән әдәби квиз үткәрелде. Балалар командаларга бүленде, капитан сайлады һәм тәкъдим ителгән сорауларга җавап бирде. Укучылар китап авторын тиз арада һәм дөрес итеп ачыкларга, әдәби әсәр исемнәрен белергә, шулай ук әдәби геройлар, әйберләр һәм танылган әкият сюжетлары белән бәйле сорауларга җавап бирергә тиеш булды. Уен азагында жюри нәтиҗәләр ясады һәм җиңүче команданы сайлады. Квиз балаларга укылган әдәби әсәрләрне искә төшерергә, үз белемнәрен һәм зирәклекләрен тикшереп карарга, шулай ук бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алырга мөмкинлек бирде!

IMG_20250920_103054
IMG_20250920_095705
IMG_20250920_101048
IMG_20250920_101810
IMG-20250920-WA0010

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: