«Яңгыр һәм яфраклар кыштырдавы тавышы астында» көзге утырмалар (18+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «Ветеран» клубы кысаларында көз һәм әлеге гүзәл ел фасылы белән бәйле бар нәрсәгә багышланган «Яңгыр һәм яфраклар кыштырдавы тавышы астында» дигән көзге утырмалар үткәрелде. Утырмалар барышында кунаклар көзге халык гоореф-гадәтләре, Россиядә көз бәйрәмнәренең ничек узуы турында белде. Чарада катнашучылар балачакларында һәм яшьлекләрендә көзге бәйрәмнәрнең ничек үтүн турында сөйләде, көз турында шигырьләр укыды һәм җырлар җырлады. Чаллы шагыйрьләре Любовь Тимофеева һәм Равил Әхмәтҗановларның чыгышы чараның бизәге булды. Катнашучылар шагыйрьләр башкаруында әлеге күркәм ел фасылы турында шигырьләр һәм җырлар тыңлый алды. Чара азагында язучылар үзләренең киләчәккә иҗади планнары белән уртаклашты.  

photo_5361662844355083157_y
photo_5361662844355083146_y
photo_5361662844355083148_y
photo_5361662844355083151_y

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: