«Чикләрсез сәяхәт: зирәк кешеләр өчен уңайлы ял» мәгълүмат сәгате (18+)

27  сентябрьдә Бөтендөнья туристлар көне билгеләп үтелә. Туристлык – ял һәм яңаны үзләштерүне берләштерү. Ул төбәкләр, илләрнең үзенчәлекләре белән танышуга юнәлдерелгән, кешене чыдам, сәламәт һәм уңай хисләргә бай итә. 

туризм
13 ф. 16.09.25 ЧИ Путешествие без границ 2
13 ф. 16.09.25 Ч И Путешествие без границ 1
13 ф. 16.09.25 ЧИ Путешествие без границ 3
13 ф. 16.09.25 ЧИ Пуьешествие без границ 4

16 сентябьдә, өлкән яшьтәге кешеләрнең интеллектуаль ялын оештыруга юнәлдерелгән «Танып белү сишәмбесе» программасы кысаларында, 13 нче санлы китапханә хезмәткәре бәйрәм тарихы турында сөйләде, туристлык турында кызыклы фактлар белән таныштырды 
Очрашуда катнашкан «Шоколад» турагентлыгы белгече безнең көннәрдә туристлыктагы трендлар, тур сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге, турларның төрләре, төп куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде, очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап бирде. 
Бар катнашучылар туристик сәяхәтләреннән алган онытылмас кичерешләре белән уртаклашты. «Чемодан кәефе» тудыру өчен, китапханәчеләр һәр катнашучыга туристлар әйбере бүләк итте.  Чара җанлы һәм файдалы үтте. Гид белән бергә Алабуга шәһәренә барырга карар кылдылар. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: