«Бу серле Куприн» әдәби портрет (12+)

15 сентябрьдә шәһәр үзәк китапханәсендә Александр Иванович Купринның тууына 155 ел тулуга багышланган «Бу серле Куприн» дигән әдәби портрет узды.

85d0376a-aa61-4771-8049-015d78b8d359
608c3c90-1489-4b38-8353-7b4d3bf79665
a8f0a63a-41c9-4593-b004-968ec4405279
dcbbf56f-9f22-4788-bcf5-2ce799fd2bd9
Китапханәче балачактан ук авырлыкларны җиңеп, тормышның кадерен белергә өйрәнгән язучының гади булмаган язмышы турында сөйләде. Балалар Купринның кызыксынучан булуы һәм аның йорт хайваннарына карата үзгә бер мөнәсәбәте турында белде. Язучының үз геройларын бик оста итеп, чынбарлыктагыча һәм табигый итеп сурәтләве билгеләп үтелде. Аның «Гранатовый браслет», «Олеся», «Белый пудель» кебек әсәрләре турында сөйләштеләр, «Куприн һәм аның геройлары» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, шуның белән алган белемнәрен ныгыттылар.
Чарага «Александр Куприн – таныш һәм гаҗәеп» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда язучының тормышы һәм иҗаты турында әдәбият, шулай ук авторның иң яхшы әсәрләре тәкъдим ителгән иде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: