«Юл фәннәре шәһәрендә» танып белү-уен программасы (0+)

10 сентябрьдә, Бөтенроссия юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында, 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Юл фәннәре шәһәрендә» дигән танып белү-уен программасы уздырды.

IMG_20250909_100638
IMG_20250909_101538
IMG-20250910-WA0016
Чара барышында балалар юлларда куркынычсызлыкның төп кагыйдәләрен белде, светофор сигналлары, җәяүлеләр кичүе, юл билгеләре белән танышты. Яшь кунаклар юл хәрәкәте кагыйдәләре турында шигырьләр тыңлады, әкият персонажларын һәм аларның транспорт чараларын искә төшерде, табышмаклар чиште, «Дүртенче артык», «Ярый яки тыела» уеннарын уйнады. Чара азагында катнашучылар бауга тагылган машиналарда импровизацияләнгән узышлар оештырды. Балалар һәрвакыт юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә сүз бирде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: