«Шагыйрьләр Җиңү җырын җырлый, халык данын яулый…» Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар бәйгесе (6+)

Бесплатно
Время проведения: С 1 сентября 2025 года по 23 апреля 2026 года

2026 елның 26 апрелендә күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. 
2025 елның 1 сентябрендә юбилей елына әзерләнеп, Г. Тукай исемендәге XV Махсус шигырь укучылар бәйгесе игълан ителә. Быел бәйгенең темасы: «Шагыйрьләр Җиңү җырын җырлый, халык данын яулый…» (Фатих Кәрим).

Бәйге 2025 елның 1 сентябреннән 2026 елның 23 апреленә кадәр 3 этапта түбәндәге яшь төркемнәрендә узачак:
– кече төркем: 1-4 нче сыйныфлар;
– урта төркем: 5-8 нче сыйныфлар;
– өлкән төркем: 9-11 нче сыйныфлар.

1. Этап (мәктәп): 2025 елның 1 сентябреннән 26 сентябренә кадәр — мәктәпләрдә сайлап алу турлары. Мәктәп этабында җиңүчеләр, һәр яшь төркемендә урын алучылар (барлыгы 3 кеше) район этабында катнашачак. Мәктәпләр җиңүчеләрнең гаризаларын район этабының оештыру комитетына җибәрә. 

2. Этап (район): 2025 елның 2 октябреннән 31 октябренә кадәр Татарстан Республикасының 45 районында үзәк балалар китапханәләрендә сайлап алу турлары үткәрелә.

Район этабында җиңүчеләр, һәр яшь төркемендә 1 нче урын алучылар (барлыгы 3 кеше) республика этабында катнашачак. Районнар җиңүчеләрнең гаризаларын үзәк оештыру комитетына җибәрә.  

3. Этап (республика):
2025 елның 10 ноябреннән 12 ноябренә кадәр — район этабында җиңүчеләр өчен «Идел» лагеренда форум;
2026 елның 20-23 апрелендә — район этабында җиңүчеләр өчен бәйгенең республика этабы М.Сәлимжанов исемендәге Актерлар Йортында уздырыла;
2026 елның 23 апрелендә — җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Гала-концерт.

Нигезләмә

Поделиться: