«Россия террорга каршы» мәгълүмат сәгате (12+)

Ел саен, 3 сентябрьдә, террорчылыкка каршы көрәшкә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле көн 2005 елда билгеләнә һәм Беслан фаҗигасе белән бәйле. Чарада катнашучылар безнең көннәрдә террорчылык темасының  актуальлеге турында фикер алышты. 
13 нче санлы китапханә хезмәткәре «Каршы тору өчен белергә» дигән мәгълүмати материал әзерләде һәм теракт куркынычы янаганда үзеңне ничек тотарга кебек террорчылыкка каршы кагыйдәләр белән таныштырды һәм уяулык һәм гражданлык җаваплылыгының мөһимлеге турында сөйләде. Чара террорчылыкның асылын һәм аның куркынычын аңлатучы социаль ролик күрсәтү белән үрелеп барды. 

Поделиться: