«Тату күршеләр – Татарстанның төп байлыгы» ишегалды бәйрәме (0+)

3 сентябрьдә Үзәк балалар модель китапханәсе Татарстан Республикасы көненә багышланган «Тату күршеләр – Татарстанның төп байлыгы» дигән ишегалды бәйрәменә кушылды. 

IMG-20250903-WA0043
IMG-20250903-WA0036
IMG-20250903-WA0047
Чара 17/10 йортының ишегалды территориясе мәйданчыгында «Күрше Фест» Ишегалды вакыйгалары халык фестивале кысаларында чара узды һәм якын-тирә комплексларда яшәүче бар яшьтәге кешеләрне үзенә җыйды. Нәни катнашучылар өчен «Минем гаиләм – минем байлыгым» китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Кызлар һәм малайлар әти-әниләре белән бергә гаилә һәм гаилә кыйммәтләре темасына балалар китаплары һәм журналларын карады. Яннарында гына китапханә барлыгын белмәгән кайбер өлкәннәр визиткалар алды һәм Вк челтәренә кушылырга чакырылды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: