«Беслан: исән калганнар хатирәләре» хәтер сәгате (16+)

3 сентябрьдә 5 нче санлы китапханәдә яшьләр өчен Террорчылыкка каршы көрәшкә теләктәшлек итү көне кысаларында «Беслан: исән калганнар хатирәләре» дигән хәтер сәгате узды.

IMG-20250903-WA0013
IMG-20250903-WA0022
IMG-20250903-WA0023
IMG-20250903-WA0032
Китапханәгә килүчеләр тупланган фотолар һәм видеоматериаллар нигезендә 2004 елның сентябрендә Төньяк Осетиядәге фаҗигале вакыйгаларның елъязмасын күзәтте. Катнашучылар Беслан шәһәре мәктәбе диварларында исән калган балаларның тарихлары, хатирәләре һәм язмышлары белән танышты. Могҗиза белән генә исә калган балаларның тетрәндергеч хатирәләре беркемне дә битараф калдырмады. Яшь буын вәкилләре  «Алиһәләр шәһәре», «Кайгы агачы»на виртуаль сәяхәт кылды һәм бер минутлык тынлык белән террорчылык корбаннарын искә алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: