Мөһим мәгълүмат!

Татарстан Республикасы Рәисенең массакүләм мәгълүмат чараларында, Интернет челтәрендә, социаль челтәрләрдә, мессенджерларда БПЛА очышының фото һәм видеоларын, шулай ук аларның һөҗүменнән килеп чыгарга мөмкин нәтиҗәләрне урнаштыру тыелуы турында Указы чыкты. 
Нинди мәгълүматны, шул исәптән нинди фото һәм видеоматериалларны бастырып чыгарырга ярамавын аңлатабыз:
– Татарстан территориясендә БПЛАны куллану һәм аның нәтиҗәләре, шул исәптән алрның тибын, төшү урынын, очу траекториясе һ.б. ларны ачыкларга мөмкинлек бирүче мәгълүмат турында;
– ПВО һәм радиоэлектрон көрәш чараларын куллану һәм аларны куллану нәтиҗәләре турында;
– ПВО һәм радиоэлектрон көрәш чараларының урнашкан урыны турында.
Тыюлар хакимият органнарының рәсми басылып чыккан язмаларына һәм аларга сылтама белән бирелгән мәгълүматка кагылмый.  
Истә тотыгыз, андый материалларны бастырып чыгарып, сез дошманга булышасыз һәм оператив хезмәтләр эшенә комачауларга мөмкинсез. Күктә БПЛАны күрсәгез, беренче чиратта, 112 номерына шалтыратыгыз.
Рәсми документны тәкъдим итәбез.

Поделиться: