«Чәчәк ат, туган җиребез – Татарстан!» бәйрәм программасы (0+)

2 сентябрьдә 15 нче санлы китапханә Ишегалды бәйрәменә кушылды һәм 44 нче комплекста яшәүчеләр һәм кунаклар өчен Республика көненә багышланган «Чәчәк ат, туган җиребез – Татарстан!» дигән бәйрәм программасы уздырды.

IMG_20250902_173302
IMG_20250902_180133
IMG_20250902_181059
IMG_20250902_183505
Чарада катнашучылар республика территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм бәйрәм тарихы турында белде. Өлкәннәр һәм балалар «Туган як белгечләре» викторинасында һәм «Татарстан халыклары гореф-гадәтләре» дигән туган якны өйрәнү уенында шәһәр һәм республика турында үз белемнәрен сынап карады.
Чара азагында теләге булган һәркем кәгазь һәм төсле салфеткалардан үз куллары белән Татарстан Республикасы байрагын ясый алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: