Компьютер грамоталылыгы курсларына чакырабыз (18+)

Хөрмәтле укучылар!

Шәһәр китапханәләре өлкән буын кешеләрен КОМПЬЮТЕР ГРАМОТАЛЫЛЫГЫ КУРСЛАРЫНА чакыра. Курслар тиз арада иң кирәкле компьютер программалары һәм Интернет челтәрендә эшләргә өйрәнергә ярдәм итәчәк.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Безнең дәресләрдә тыңлаучылар компьютерны дөрес итеп кушарга һәм сүндерергә, папкалар һәм файллар ясарга һәм копиясен булдырырга; Интернетта кирәкле мәгълүматны эзләргә, кино карарга, музыка тыңларга өйрәнә, дәүләт хезмәтләре порталы белән таныша, электрон почта аша аралаша һәм Бөтендөнья челтәренең башка файдалы сервисларын кулланырга өйрәнә. 

Дәресләргә алдан язылырга кирәк!

Шәһәр үзәк китапханәсе (ГЭС, 4/14 А йорты) тел: 71-40-88

Шулай ук дәресләр төркемнәрдә генә түгел, индивидуаль да үткәрелә ала. Индивидуаль дәресләргә тыңлаучылар өйрәнү өчен теманы үзләре сайлый ала: Интернет кына, яки Интернет+ электрон почта, яки презентацияләр әзерләү һ.б.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: