«Китап белемнәр көнен ача» мәгълүмати-танып белү сәгате (0+)

1  сентябрьдә 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре Белем көненә багышланган чара уздырды.

7efe0fbd-a434-4388-a14f-a3aa4cddd9a3
17b1970c-6c02-4384-8a38-056d5b8df16d
1341a365-b896-4d9f-992f-40bd355caec4
c9655bff-eeeb-467a-a4ce-69a1648ea7a5
Иртәннән үк китапханә мәктәп укучылары өчен үз ишекләрен ачты. Китапханәчеләр балаларны Белем көне белән котлады, укуда уңышлар теләде. Мәктәп укучылары өчен китапханәнең барлык бүлекләре буйлап экскурсия үткәрелде, алар китапханә фондлары һәм бүлекләре белән танышты. Укучылар бик теләп һәм зур азарт белән «Яраткан китаплар битләре буйлап» әдәби викторинасында һәм «Мәктәп букчасы табышмаклары» бәйгесендә катнашты. Очрашу азагында «Мин матур китап кыстыргычы, мин сезгә тәртип өчен кирәк» дигән китап кыстыргычы әзерләү буенча мастер-класс үткәрелде. Көне буе китапханәдә музыка яңгырап торды, балалар бик теләп мәктәп һәм укытучыларга багышланган төрле еллар җырларын тыңлады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: