Шәһәр үзәк китапханәсендә «Татар әдәбиятында – чор сулышы» дигән түгәрәк өстәл узды

DSC_9998
DSC_0006
DSC_0001

Әдәбият – тормыш көзгесе. Кеше күңеленең нечкәлекләрен тасвирлауга йөз тоткан әдәби иҗат дәрьясы бүген дә мул булып ага. Тормышның, яшәешнең күп мәгънәләрен үзләренә сыйдырган ул әдәби әсәрләр – рухи дөнья күренешләре турында сөйләшү дә, шулай ук табигый ихтыяҗ булып яши.

23 мартта  шәһәр үзәк китапханәсендә «Татар әдәбиятында – чор сулышы» дигән түгәрәк өстәл узды. Анда бүгенге көн татар прозасының торышы, үсеш тенденцияләре, нинди темалар өстенлек итүе турында сөйләшенде. Шулай ук татар әдәбиятын дөнья күләменә таныту, иҗади бәйгеләр уздыру турында да кызыклы фикерләр яңгырады.

Биредә язучылар, укытучылар, киң катлам китап укучылар катнашты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: