«Викториналардан алып китап алмашуга кадәр: җәйге уку залында Татарстан бәйрәме» (0+)

27 августта «Ачык һава астында китапханә» дигән җәйге уку залында Татарстан Республикасы көненә багышланган мавыктыргыч программа узды. Чара туган як буйлап танып белү сәяхәтенә балаларны һәм өлкәннәрне җыйды. 

5294428928087292152
5294428928087292160
5294428928087292165
5294428928087292171
Төп вакыйга «Үз туган ягыңны ярат һәм бел!» викторинасы булды, анда  катнашучылар, командаларга бүленеп, Татарстанның табигате, мәдәнияте һәм күренекле урыннары турында сорауларга җавап бирде. «Кырлар һәм болыннар буйлап», «Чулман буе халкы» һәм «Татарстанда шундый урыннар бар» дигән өч тематик маршрут кунакларга туган як тарихына һәм матурлыгына яңача күз салырга ярдәм итте. 
«Түбәтәй» мастер-классы аеруча популяр булды, анда һәркем, татар бихәкләре белән милли баш киемен бизәп, иҗади сәләтен күрсәтә алды. Балалар һәм өлкәннәр бик теләп бизәкләр ясады, ә аннан соң горурланып үз эшләрен тәкъдим итте. 
«Уеннар» зонасында җанлы рух хакимлек итте: кунаклар шахмат, шашки, башка өстәл уеннары һәм тапкырлыкка күңелле уеннар уйнады. Күп кенә катнашучылар үзләре өчен яңа уеннар ачты һәм азарт белән бер-берсе белән ярышты. 
«Ал! Укы! Кара!», буккроссингында катнашучылар китаплар алмашты.
Программа «Минем туган ягым, мин сине яратам, бел!» китап күргәзмәсе белән тәмамланды, анда китапханәчеләр Татарстан турында басмалар – туган якны өйрәнү китапларыннан алып җирле авторлар әсәрләренә кадәр тәкъдим итте. Күргәзмә буенча викторина яңа белемнәрен ныгытырга һәм республика турында күбрәк кызыклы фактларны белергә мөмкинлек бирде.  
Чара җылы, дустанә рухта узды. Кунаклар яхшы кәеф, үз кече ватаннары турында яңа белемнәр һәм истәлеккә түбәтәйләр белән кайтып китте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: