«Мәһабәт булып ил өстендә байрагыбыз горур җилферди» бәйрәме (6+)

Безнең илдә милли символларга багышланган дәүләт бәйрәмнәре бар. 22 августта – Россия Федерациясе дәүләт байрагы көне,  24 мартта – Россия Федерациясе гимны көне, ә 30 ноябрьдә – Россия Федерациясенең Дәүләт гербы көне.

13 ф. 21.08.25 праздник Величаво 1
13 ф. 21.08.25 Праздник Величаво 2
13 ф. 21.08.25 Праздник Величаво 3
13 ф. 21.08.25 Праздник Величаво 4
21 август көнне 13 нче санлы китапханәгә «54 нче санлы балалар бакчасы»ның мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар Россия Федерациясе дәүләт байрагы көне хөрмәтенә үткәрелгән бәйрәмгә килде. Россиядәге бер генә бәйрәм дә Дәүләт байрагын күтәрмичә узмый. Россия байрагы тамыры белән күп гасырлардан килүче тарихка ия.                 
Балалар байракның барлыкка килү тарихы һәм аның илебез өчен әһәмияте, мәгънәсе белән танышты, байракның төсләре турында табышмаклар чиште, һәм игътибарлылыкка уеннарда актив катнашты. «Россия байрагы»  мультфильмын карау барышында алган белемнәрен ныгыттылар. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: