«Россия байрагы астында» танып белү-күңел ачу программасы (0+)

Россия бвйрагы көне бәйрәме алдыннан шәһәр үзәк китапханәсе каршындагы мәйданчыкта «Россия байрагы астында» дигән танып белү-күңел ачу программасы узды.

5276249680143054367
5276249680143054373
5276249680143054377

Китапханәче балаларны Россия байрагы тарихы белән таныштырды. Катнашучылар дәүләт символикасы турында аз билгеле булган фактларны белде. Шуннан соң укучылар, тапкырлыкларын һәм зирәклекләрен эшкә җигеп, викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште, мәкальләр төзеде. Балалар аклы-зәңгәрле-кызыл табышмакларны чиште, «Байракны җый», «Ак, зәңгәр, кызыл» дигән күңелле уеннарда катнашты. 
Особой популярностью пользовалась акция «Акбур белән байрак рәсемен ясыйбыз», акциясе аеруча популяр булды, анда балалар һәм өлкәннәр асфальтта Россия байрагын матур итеп ясады. Иҗади эш барышында китапханәчеләр катнашучыларга байракның ак, зәңгәр, кызыл төсләренең символик мәгънәсе турында сөйләде. 
Чарада катнашучылар «Россия байрагы – дан турында хәтер» дигән тематик китап күргәзмәсе белән танышты, анда Россия тарихы һәм дәүләт символикасы буенча басмалар тәкъдим ителде.  
Чара җылы, бәйрәм рухында узды һәм хәзерге заман укучыларының үз илләре тарихы белән кызыксынуын һәм аның символларын хөрмәт итүләрен күрсәтте. Китапханә барлык катнашучыларга рәхмәт белдерә һәм киләсе тематик очрашуларга чакыра!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: