«Җәлилчеләр безнең йөрәкләрдә» каһарман-шагыйрь Муса Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алу көне (0+)

25 августта 11:00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге скверда Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты – күренекле татар шагыйре Муса Җәлил һәм аның  көрәштәшләрен искә алу көненә багышланган истәлекле чара узачак.
25.08.25 день памяти джалиловцев.jpgЧарада шәһәр мәктәпләре укучылары, шагыйрьләр һәм язучылар, белем бирү учреждениеләре укытучылары, китапханә хезмәткәрләре, ветераннар һәм Комсомол районы башкарма комитеты белгечләре катнашачак. 
Программа үз эченә бөек шагыйрьнең әсәрләрен укуны, аның тормыш юлындагы әһәмиятле вакыйгалар һәм иҗади мирасы турында хатирәләрне ала. Чара бер минутлык тынлык һәм легендар каһарман-шагыйрьнең мемориалына чәчәкләр салу белән тәмамланачак. 

Поделиться: