«Россия яшьләре.Грантлар 2 нче сезон» Бөтенроссия яшьләр проектлары бәйгесе

Бесплатно
Время проведения: с 1 августа по 9 ноября 2025 года

Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык физик затлар арасында «Россия яшьләре.Грантлар 2 нче сезон» Бөтенроссия яшьләр проектлары бәйгесенә гаризалар кабул итә башлады. Бәйге Россия Федерациясе субъектларында яшьләр проектларына дәүләттән матди ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. 
Бәйге Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 15 сентябреннән 1436 нчы санлы «Бөтенроссия яшьләр проектлары бәйгесе җиңүчеләренә федераль бюджеттан субсидияләр формасында грантлар бирү кагыйдәләрен раслау турында» Карарына ярашлы рәвештә уза.
Бәйгедә 14-35 яшьлек Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала, җиңү яулаган очракта алар үз проектларын тормышка ашыру өчен 1 миллионга кадәр акча ала алачак. 

Физик зат 19 номинациянең берсе буенча бер проекттан торган бер гариза бирергә хокуклы:
#создавай_возможности (мөмкинлекләр тудыр) – яшьләр мәшгульлеген, шул исәптән үз мәшгульлекне оештыруга юнәлдерелгән проектлар;
#развивай_среду (даирәне үстер) – кече территорияләрне үстерүгә юнәлдерелгән проектлар;
#объединяй (берләштер) – мәдәниятара диалог һәм халыкара хезмәттәшлеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән проектлар;
#защищай (якла) – яшьләр арасында экстремистлык һәм террористлык идеологияләренә каршы торуга юнәлдерелгән проектлар;
#стирай_границы (чикләрне сөрт) – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшкә юнәлдерелгән проектлар;
#сохраняй_природу (табигатьне сакла) – экологик агартуга юнәлдерелгән проектлар;
#двигай_сообщества (берләшмәләрне үстер) – урта махсус белем бирү йортларының студентлар берләшмәләренә ярдәм итү һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектлар;
#вдохновляй (илһамландыр) – иҗади инициативаларга һәм мәдәни-белем бирү даирәсе үсешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән проектлар;
#делись_опытом (тәҗрибә белән уртаклаш) – яшьләрнең уңышлы тәҗрибәсен тапшыруга һәм яшьләр арасында остазлыкны үстерүгә юнәлдерелгән проектлар;
#береги (сакла) – гражданлык охшашлыгын үстерүгә булышуга юнәлдерелгән проектлар;
#открывай_страну (яңа илне ач) – туристлыкка җәлеп итү һәм яшьләр туристлыгын үстерүгә юнәлдерелгән проектлар;
#будь_здоров (сәламәт бул) – спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән проектлар;
#помни (хәтерлә) – тарихи хәтерне саклауга юнәлдерелгән проектлар;
#расскажи_о_главном (иң мөһиме турында сөйлә) – яшьләр медиасын үстерүгә юнәлдерелгән проектлар;
#родные_любимые (туган һәм яраткан) – гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән проектлар;
#МЫВМЕСТЕ (БЕЗБЕРГӘ) – һәвәскәрлекне үстерүгә юнәлдерелгән проектлар;
#Ты_не_один (син үзең генә түгел) – тискәре девиант үз-үзен тотышны кисәтүгә һәм яшьләрне социализацияләүгә юнәлдерелгән проектлар;
#вклад_в_будущее (киләчәккә өлеш кертү) – яшьләрне фән һәм технологияләр өлкәсенә, шул исәптән яшь галимнәр берләшмәләре тормышка ашыручы өлкәләргә җәлеп итүгә юнәлдерелгән яшьләр инициативалары;
#Развивая_атом (атомны үстереп) – атом тармагының фәнни-техник  казанышларын алга этәрүгә, атом шәһәрләрендә яшьләр мәшгульлеген үстерүгә һәм атом технологияләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән проектлар.
Бәйгенең нигезләмәсе белән сылтама буенча таныша аласыз.
Гаризалар кабул итүнең соңгы көне — 2025 елның 15 сентябре.

Поделиться: