«Бәхетле өметләр шәһәре» әдәби бәйрәме (0+)

6 августта шәһәр үзәк китапханәсе каршындагы мәйданчыкта Шәһәр көненә багышланган «Бәхетле өметләр шәһәре» дигән әдәби бәйрәм үткәрелде. 

5233587142926659468
5233587142926659476
5233587142926659395
5233587142926659399
5233587142926659400
5233587142926659403
5233587142926659407
Барлык катнашучылар бу көнне танылган Чаллы шагыйрьләре һәм язучылары: Р.Аллабирде, Р.Гыйләҗева, Р.Сәетгәрәева һ.б.лар белән аралаша алды. Әдәбиятчылар бәйрәм кунакларын котлады һәм Шәһәр көненә багышланган шигырьләрен укыды. 
Шулай ук шәһәрдәшләрне Чаллының мактаулы гражданины, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Г.Рзаева тәбрикләде. 
Бәйрәмгә уңай хисләр бүләк иткән концерт номерлары бер-берсен онытылмас калейдоскоп булып алыштырды. Концерт программасыннан кала, барлык теләге булганнар үзләренең күңелләренә хуш килгән шөгыль таба алды. Китап  сөючеләр буккроссинг зонасында үзләренә ошаган әдәбият белән танышты. Нәни кунаклар өчен открыткалар ясау буенча мастер-класс оештырылды. 
«Минем ак калам» китап күргәзмәсе кызыклы китаплары һәм матур фотоальбомнары белән игътибарны җәлеп итте. Китапханәчеләр күргәзмә янында әңгәмә һәм күзәтү үткәрде. Балалар һәм өлкәннәр зур кызыксыну белән өстәл уеннарында катнашты, анда үз зирәклегеңне, логикаңны һәм җитезлегеңне сынап карарга мөмкин булды. 
«Автокала рәссамнары» күргәзмәсендә кунаклар талантлы җирле рәссамнар, аларның картиналары һәм иллюстрацияләре белән танышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: