Ел саен уздырылучы «Мәдәни шимбә. Туган якны өйрәнү» Бөтенроссия акциясе старт ала

Время проведения: с 7 июля по 25 августа

7 июльдә «Мәктәп укучылар өчен мәдәният» ведомствоара мәдәни-белем бирү проекты кысаларында Россия халыклары гореф-гадәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән ел саен үткәрелүче «Мәдәни шимбә. Туган якны өйрәнү» Бөтенроссия акциясе старт ала.
Статс-секретарь – заместителя Министра культуры Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы урынбасары Жанна Алексеева сүзләренчә, акция бишенче ел рәттән уза һәм шул вакыт эчендә 60 меңнән артык катнашучыны җыйган. 
«Акциядә катнашу – үз төбәгеңнең гореф-гадәтләре турында сөйләү, туган як тарихын өйрәнү өчен бик яхшы мөмкинлек», – диде министр урынбасары.
Бөтен Россиядән мәктәп укучылары, түбәндәге дүрт номинациядә иҗади ярышта катнашып, туган якны өйрәнү һәм халык мәдәнияте өлкәсендә үз белемнәрен сынап карый алачак:
«Мин – экскурсовод»
«Туган якның мәдәни маршруты»
«Мин туган як турында язам»
«Минем төбәгем гореф-гадәтләре»
Моның өчен 7 июльдән 25 августка кадәр аларга «Культурадляшкольников.РФ» порталында шәхси кабинетта гариза калдырырга кирәк.
Туган якны өйрәнү, әдәбият һәм халык иҗаты өлкәләре эшлеклеләреннән торган эксперт комиссиясе нәтиҗәләр буенча җиңүчеләрнең 100 кызыклы эшен сайлап алачак, алар «Культурадляшкольников.РФ» порталында басылып чыгачак.
Проект «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты Россия Мәдәният министрлыгы һәм Россия Мәгърифәт министрлыгы тарафыннан Мәдәни стратегияләр һәм проект идарәсе үзәге һәм Россия мәдәният фонды белән берлектә тормышка ашырыла. 

Поделиться: