«Дуслык иленә сәяхәт» күңел ачу программасы (0+)

30 июльдә 5 нче санлы китапханәдә Халыкара дуслык көненә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Дуслык иленә сәяхәт» дигән күңел ачу программасы үткәрелде.

20250730_100617
20250730_100626
20250730_100800
20250730_100920
20250730_101833
20250730_102403
Яшь укучылар мавыктыргыч чын дуслык дөньясына юл тотты. Кызыклы сәяхәттә балалар мәкальләрне искә төшерде, Михаил Пляцковскийның «Урок дружбы» хикәясен тыңлады, дуслык кагыйдәләрен кабатлады, «Сүзне әйтеп бетер», «Дусны таны» уеннары уйнады. Шулай ук балалар бик теләп «Крошка Енот» мультфильмын карады һәм мультфильм геройлары белән бергә матур җыр җырлады. Очрашу дуслык турында китапны карау белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: