«Лермонтов юлларын укып» әдәби сәгате (12+)

27 июль – Михаил Юрьевич Лермонтовны искә алу көне. 1841 елда бу көнне шагыйрь дуэльдә һәлак булды. Лермонтовны искә алу көне – ул аның таланты, мәдәнияткә керткән өлеше турында искә төшерү өчен яхшы сәбәп. 

13ф. лермонтов
13ф. Лермонтов2
13ф. Лермонтов3
Китапханәче Лермонтовның биографиясеннән кызыклы фактлар белән таныштырды. Бу – Тарханнарда үткән балачагы да, хөкүмәт белән катлаулы мөнәсәбәтләр, фаҗигале дуэль,  бунтарь рухы, мәңгелек темалар – мәхәббәт һәм тормыш мәгънәсен эзләү. Болар барысы да авторның шигырьләрен уку һәм фикер алышу белән үрелеп барды. «Парус», «Смерти поэта», «Мцыри» һәм башка әсәрләрдән танылган юллар яңгырады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: