Китапханәдә кунакта – Нефтекамск шәһәреннән туган якны өйрәнүче журналист

Туган якны өйрәнү – вакытларны бәйләүче җеп. Инде онытылган күп кенә вакыйгалар, исемнәр, даталар туган якны өйрәнү ярдәмендә хәзерге заман белән кушыла.  Китапханәләр туган якны өйрәнүгә багышланган чаралар күп үткәрә, ә менә 23 июльдә шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлегендә узган очраклы очрашу кебекләре аеруча кызыклы һәм күңелгә рәхәт. 

5190756247287232015
5190492489050617894
5190492489050617896
5190492489050618081

Юл уңае белән безгә Нефтекамск шәһәреннән (Башкортостан Республикасы) журналист, туган якны өйрәнүче, Россия язучылар берлеге әгъзасы, Россия журналистлар берлеге әгъзасы һәм кызыклы шәхес Фёдор Дмитриевич Бреднев килде. Очрашуга «Түбән Кама» Чаллы туган якны өйрәнү җәмгыяте вәкилләре, китапханә укучылары һәм хезмәткәрләре җыелды. Бу көтелмәгән һәм алдан планлаштырылмаган очрашу булса да, әңгәмә барысы өчен дә бик кыхыклы булды. Фёдор Дмитриевич туган якны өйрәнү өлкәсендә үз эше турында сөйләде, Нефтекамск шәһәре, үзенең туган авылы Николо-Берёзовка турындагы китапларын тәкъдим итте, үз тәҗрибәсе белән уртаклашты, журналистикага ничек килүе һәм ни өчен туган як тарихы белән шөгыльләнә башлавы турында сөйләде. Чарага килүчеләр күп сораулар яудырды, һәм кызыклы, тулы җаваплар алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: