«Күңелем буяулары» күргәзмәсе ачылу (6+)

25 июльдә 16:00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында Люция Муллахмәтованың шәхси күргәзмәсе ачылу чарасы узачак.

Люция Фәнүз кызы озак еллар КАМАЗ–ЭНЕРГОда профком рәисе, хезмәткәрләр буенча директор урынбасары булып хезмәт куя. Иҗатны һәрвакыт ярата. Эштән киткәннән соң, ул рәсем ясау белән актив шөгыльләнә башлый. Танылган россия рәссамнарыннан рәсем ясау буенча онлайн-дәресләр ала, мастер-классларда катнаша, рәсем сәнгате буенча әдәбиятны өйрәнә. 
Үзенең беренче экспозициясендә рәссам майлы буяулар техникасында язылган 46 картинасын тәкъдим итте. Люция Фәнүз кызының яраткан жанры пейзаж, бу диңгез буйлары да, таулар да, урман һәм парк сукмаклары да. 
Теләге булганнарны вернисажны ачу тантанасына чакырабыз!
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26

Поделиться: