«Бар әкиятләр безгә кунакка» күргәзмә-викторина (6+)

17 июльдә 10 нчы санлы китапханәдә көн дәвамында Россиядә ел саен билгеләп үтелүче Бердәм фольклор көненә багышланган әкияти күргәзмә-викторина эшләде. 

10ф. Выставка-викторина «Все сказки в гости к нам»1
10ф. Выставка-викторина «Все сказки в гости к нам»2
10ф. Выставка-викторина «Все сказки в гости к нам»3
10ф. Выставка-викторина «Все сказки в гости к нам»4
10ф. Выставка-викторина «Все сказки в гости к нам»5
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар – төрле авторлар, төрле халыклар әкиятләре, аларны теләсә кайсы яшьтә уку яки яңадан уку рәхәт һәм файдалы. 
Бу көнне китапханәгә килүчеләр әкиятләр буенча табышмаклар чишә һәм катлаулы сорауларга җавап бирә алды. Барлык сораулар күргәзмәдә сорау билгесе ясалган тактачыкларның икенче ягында урнаштырылган иде. Һәркем теләсә кайсын сайлап ала һәм андагы 3 сорауга җавап бирә алды. Сорауларга дөрес җавап бирүчеләрнең барысына да татлы бүләкләр тапшырылды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: