«Халык зирәклеге аланында» уен программасы (6+)

17 июль, Бердәм фольклор көнендә, 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге Гренада паркына килгән балалар өчен «Халык зирәклеге аланында» дигән уен программасы үткәрде. Бәйрәм кысаларында балалар Идел буе халыклары фольклоры дөньясына сәяхәткә кузгалды. Катнашучылар китапханәченең Татарстанда яшәүче халыклар, аларның гореф-гадәтләре һәм йолалары, милли уеннары, биюләре, бизәнү әйберләре турында сөйләгәнен тыңлады. Өзекләр уку ярдәмендә халык әкиятләре геройларын, табышмакларның җавапларын белде, тизәйткечләр, санамышлар әйтүдә ярышты. Балалар милли киемнең кайсы халыкныкы булуын таныды һәм фломастерлар белән башкорт, татар, мордва бизәкләрен буяды. Паркта ял итүчеләр бик теләп «Калакны башкаларга тапшыр», «Диңгездә ерткыч» һ.б. халык уеннары уйнады. Бу чара аларга халык иҗаты һәм гореф-гадәтләре белән якыннанрак танышырга булыша. 

IMG_20250717_122659
IMG_20250717_124018
IMG-20250717-WA0004
IMG-20250717-WA0005

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: