«Әкияти мозаика» фольклор көне: татар әкиятләре рәсемен ясыйбыз (0+)

17 июль көнне 24 нче санлы китапханәдә Фольклор көненә багышланган «Әкияти мозаика»: татар әкиятләре рәсемен ясыйбыз» чарасы узды.  

5
24 ф. (2)
24 ф. (3)
24ф.(1)

Катнашучылар татар халык әкиятләре, аларның геройлары һәм сюжетлары белән танышты. Очрашуның иҗади өлешендә балалар хәйләкәр Шүрәле, серле Су анасы, кыю Батыр һәм башка әкият геройлары рәсемнәрен ясады һәм буяды. 
Иң кыюлар, җәйге челләгә карамастан, фантазияләрен эшкә җките һәм асфальтта акбурлар белән матур рәсемнәр ясады. 
Чара уен, иҗат һәм мәдәни мирасны өйрәнүне берләштерергә мөмкинлек бирде. Әкиятләр аша катнашучылар татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары һәм кыйммәтләре турында белде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: