«Ачык һава астында китапханә» җәйге уку залы (0+)

16 июльдә шәһәр үзәк китапханәсенең җәйге уку залы барысын да укуны, уеннарны һәм иҗатны берләштергән мавыктыргыч чарага җыйды. Төрле яшь төркемнәренә исәпләнгән программа җәйге көннәрен кызыклы итеп үткәрергә теләүче бик күпләрне җәлеп итте.

5456293858787850156
5458717255429910651
5458717255429910679
5458717255429910701
5458869370286634673
5458869370286634697
Чара «Журналлар» танып белү блогы белән ачылды, анда катнашучылар бик күп балалар вакытлы матбугаты белән таныша алды. Танылган журналлар тарихыннан кызыклы фактларны үз эченә алган викторина кунакларда аеруча зур кызыксыну уятты. Күпләр гаҗәпләнеп үзләре өчен яңа басмаларны ачты, аларны китапханәдә алып укырга мөмкинлеге турында белде. 
«Яңа фишка — урамда китап укы!» урамда уку зонасы аеруча популяр булды. Агачлар күләгәсе астында уңайлы мәйданчыклар оештырылган иде, анда бар яшьтәге укучылар әдәбият дөньясына кереп чума алды, җәйге атмосферадан ләззәт алды. Күпләр саф һавада укуның чыннан да аерым бер рәхәтлек бирүен билгеләп узды. 
Актив ял сөючеләр өчен күпсанлы өстәл уеннары белән «Җәйге уеннар» эшләде. Балалар һәм өлкәннәр азарт белән интеллектуаль һәм күңел ачу уеннарында ярышты, бу күңелле һәм дустанә рух тудырды. 
«Фольклор иленә сәяхәт». дигән уен программасы чараның кульминациясе булды. Катнашучылар бик теләп, халык иҗатын белүләрен күрсәтеп, бәйгеләргә кушылды. «Әкияттә хикмәт бар!» викторинасы эрудицияләрен тикшерергә һәм яраткан әкият сюжетларын искә төшерергә мөмкинлек бирде.
Китап сөючеләр өчен «Ал! Укы! Кара» буккроссинг мәйданчыгы эшләде, анда һәркем үзенең китабын яңа кызыклы башка китапка алыштыра алды. 
Көн «Милли бизәк» иҗади мастер-классы белән тәмамланды, анда һәркем, фантазиясен эшкә җигеп, татар милли киеме элементлары ясый алды. 
Җәйге уку залы китапханәнең ял, белем алу һәм иҗади үсеш өчен заманча, уңайлы киңлек була алуын  янәдән исбатлады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: