Экраннан уку турында яшүсмерләрдән сораштыру: гипертекст (12+)

Федераль психологик һәм дисциплинаара эзләнүләр фәнни үзәге Россия дәүләт балалар китапханәсе белән берлектә «ЭКРАННАН УКУ: ГИПЕРТЕКСТ» дигән тикшеренү уздыра.
Онлайн-сораштыру укучыларның гипертекст турында күзаллауларын ачыкларга юнәлдерелгән һәм түбәндәге бурычларны үз эченә ала: яшүсмерләрнең гипертекст турында хәбәрдарлыгын, гипертекстлы технологияләр белән эш ешлыгын, уку стратегиясе һ.б. ачыклау. Анкетага шулай ук  цифрлы уку белән бәйле сораулар кертелде, бу алган мәгълүматларны моңа кадәр уздырылган сораштыру нәтиҗәләре белән чагыштырырга мөмкинлек бирә. 
7-10 нчы сыйныф укучыларын сораштыруда катнашырга чакырабыз. 
Тутыру өчен анкета.
Анкетаны тутыру вакыты: 7-10 мин.
Сораштыру аноним. Барлык мәгълүматлар гомумиләштерелгән рәвештә кулланылачак.
Үткәрү вакыты: 2025 елның 10 сентябренә кадәр.
Сораштыру турында тулырак сайтта РГДБ.

Поделиться: