«Герой язмышы» төбәкара онлайн-акциясе (0+)

Бесплатно
Время проведения: с 17 февраля по 30 ноября 2025 года.

Россия Федерациясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү елы кысаларында «Республика яшьләр китапханәсе» ТР ДБМУсе «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Герой язмышы» төбәкара онлайн-акциясен башлап җибәрә.
6 яшь һәм аннан өлкәнрәк теләге булган һәркем катнаша ала.
Акциядә катнашучыларга Бөек Ватан сугышы турында әсәрләрдән тематик өзекне яки яраткан шигырьне уку, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучыларга теләкләр белән сугыш ветераны язмышы турында видеоролик төшерергә тәкъдим итәбез. Видеоязманың дәвамлылыгы 5 минуттан артмаска тиеш. 

Акцияне үткәрү шартлары:
– катнашучылар ветеран язмышы турында үзләре чыгыш әзерли, сугыш турында шигырь (әзек) яки проза әсәре (өзек) сайлый, махсус хәрби операциядә катнашучыларга теләкләр яза;
– видеороликны яздыра (видео горизонталь булырга тиеш), #СудьбаГероя #ЮношескаябиблиотекаТатарстана хэштеглары белән урнаштыра;
– 30 ноябрьгә кадәр онлайн-акциядә катнашучылар сылтама буенча теркәлергә тиеш.
Ел дәвамында видеороликлар мәдәният учреждениесенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә #СудьбаГероя #Юношеская библиотека Татарстана хэштеглары белән күрсәтеләчәк. Үз чиратында «Татарстан яшьләр китапханәсе» үзенә социаль челтәр битенә репост ясаячак.

бар катнашучылар электрон рәвештә сертификатлар алачак, алар гаризада күрсәтелгән электрон аңдреска җибәреләчәк.
«Герой язмышы» лнлайн-акциясен оештыручының адресы һәм телефоны – Сираева Алсу Ринат кызы, «Республика яшьләр китапханәсе» ТР ДБМУсе хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире, тел.8(843) 523-55-09, сот. 89274054424 e-mail: libjuv@mail.ru. 

Поделиться: