«Ачык һава астында китапханә» җәйге уку залы (0+)

9 июльдә шәһәр үзәк китапханәсе каршында матур һәм мавыктыргыч вакыйга — «Ачык һава астында китапханә» дигән җәйге уку залы узды.
Төрле яшьтәге катнашучылар өчен исәпләнгән программа һәркемгә күңеленә хуш килгән шөгыль табарга мөмкинлек бирде. 

photo_5436262251578390962_y
photo_5436262251578390981_y
photo_5436262251578390987_y
photo_5436262251578390989_y
photo_5436262251578390991_y
photo_5436262251578390995_y
photo_5438510447914514189_y
Чараны «Ромашкалы бәхет». дигән уен программасы ачып җибәрде. Балалар, ребуслар һәм табышмаклар чишеп, тапкырлык һәм эрудицияләрен күрсәтте. Дөрес җаваплар өчен алар кәгазь карточкалар – алфавит хәрефләре язылган төрле төсле ромашкалар алды. Барысы да биремнәрне яхшы итеп үтәде һәм төп сүзләрне төзеде. 
Өстәл уеннары сөючеләр өчен «Өстәл уеннары белгечләре» турниры оештырылды, анда балалар һәм өлкәннәр үзләренә ошаган уенны сайлый алды – классик вариантлардан алып заманча стратегияләргә кадәр. Катнашучылар вакытларын бик теләп уен өстәлләре артында уздырды, тапкырлыкларын һәм команда рухын күрсәтте. 
«Җәйге карусель» әдәби викторинасы кунакларның җәйгә, каникуллар һәм маҗараларга багышланган әсәрләр турында белемнәрен сынап карады. Викторина сораулары классик һәм хәзерге заман әдәбиятын колачлады, бу исә уенны мавыктыргыч һәм файдалы итте.  
«Ромашка – бәхет символы» дигән уен программасы барышында кунаклар «Туганлык җепләре», «Әкияти пазллар», «Мәкальне дәвам ит», «Халык акылы сөйли» һәм «Гөлләмә яса» кебек күптөрле бәйгеләрдә катнашты. Күңелле биремнәр катнашучыларны берләштерде һәм бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте. 
Чара «Матрёшка» иҗади мастер-классы белән тәмамланды, анда балалар һә өлкәннәр мавыгып кәгазь матрешкаларны кул астындагы материаллар белән бизәде. Катнашучылар фантазияләрен эшкә җигеп, матур һәм кабатланмас кул эшләнмәләре ясады, ә күбесе үзләрендә яңа иҗади сәләтләр ачты. 
Китап сөючеләр өчен «Ал! Укы! Кара!» дигән буккроссинг мәйданчыгы эшләде, анда һәркем яңа кызыклы китап табып, аны үзенеке белән алыштыра алды. 
Чара җылы һәм дустанә рухта узды, уку, уеннар, музыка һәм кул эшен берләштерде. Кунаклар яхшы кәеф, яңа белемнәр һәм кичерешләр белән кайтып китте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: